«А дан Я га кадәр күңелле шигырьләр гаиләсе» уен-викторина (6+)

2 ноябрь көнне 10 нчы санлы китапханәдә мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен, быел тууына 135 ел тулган С.Я. Маршакка багышланган әдәби уен-викторина үтте. 

Стихов …
10ф. Загадки от Маршака
10ф. Стихов веселая семья от буквы А до буквы Я
10ф. Читаем стихи Маршака

Чараның кереш өлешендә балалар язучы С.Я. Маршакның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Китапханәче белән бергә укучылар Маршакның «Разноцветная книга», «Кот и лодыри», «Сказка о глупом мышонке», «Вот какой рассеянный», «Старуха, дверь закрой!» кебек матур, онытылмас балалар шигырьләрен искә төшерде. 
Шуннан соң бик теләп шагыйрьнең төсле рәсемле электрон презентация рәвешендә тәкъдим ителгән табышмакларын чиште; укылган өзекләр буенча Маршак әсәрләрен таныды; экрандагы иллюстрацияләр буенча әкиятләрне белде; әсәр исемнәрендә хаталарны төзәтте.
Яшь китап сөючеләр өчен «Багаж» уены үткәрелде, анда балалар китапханәче артыннан фразаларны кабатлады һәм ханымның багажында нәрсәләр булуын искә төшерде. 
Чара азагында интеллектуаль биремнәрдән соң барысы да С.Я.Маршакның «Шли куда попало» шигыренә язылган күңелле балалар җырын тыңлады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: